news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасы интернетка чыкты

Кантата ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга бирелгән грант хисабына яздырылган.

Луиза Батыр-Болгариның «Сөембикә» кантатасы интернетка чыкты

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари ике кисәктән торган Сөембикә турында кантатасына видеоклип әзерләгән.

«2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан язылган кантата үз вакытында башкарыла алмады. Бары тик 2020 елда ТР Мәдәният министрлыгы гранты белән генә аларны яздыру мөмкинлеге туды», — ди композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Көй Гөлназ Гарипова һәм Әнәс Хәсәнов шигырьләренә язылган. Кантатаның беренче кисәген Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкара. Икенчесен — Башкортстан җырчысы Илнар Шәрәфетдинов.

«Без җыр яздырып кына калмадык, музыкаль-тарихи видеоклиплар төшердек, алар халкыбыз язмышының трагик битләрен сурәтләгән минифильм булып чыкты», — ди Луиза Батыр-Болгари.

Клипларда ТР Дәүләт камера хоры да катнашкан. Хорның сәнгать җитәкчесе — Миләүшә Тәминдарова.

Кантата ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга бирелгән грант хисабына яздырылган. Видеооператор — Рәсүл Ноби-Рамос.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100