news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Хаматова белән Гүзәл Яхина бүген онлайн-очрашу уздыра

Онлайн-очрашу бүген Instagramда «Подари жизнь» @podarizhizn фонды битендә туры эфирда барачак. Башлана – 19.00.

Чулпан Хаматова белән Гүзәл Яхина бүген онлайн-очрашу уздыра

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Чулпан Хаматова белән Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» фильмы буенча онлайн-эфир уздырачаклар. Бу хакта социаль челтәрләр аша хәбәр таратылган.

Онлайн-очрашу бүген Instagramда «Подари жизнь» @podarizhizn фонды битендә туры эфирда барачак. Башлана – 19.00.

Тамашачы «Зөләйха күзләрен ача» фильмы буенча фикер алыша алачак. Роман авторына һәм төп рольне башкаручыга сораулар бирә алачак. Фильмның премьерасы «Россия 1» каналында 13 апрельдә чыкты.

Оештыручылар башка темаларга да сөйләшергә мөмкинлеген искәртәләр.

Сигез серияле «Зөләйха күзләрен ача» фильмының күпчелек өлеше Татарстанда – Казанда, Лаеш, Кукмара, Яшел Үзән районнарында төшерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100