news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 12-13 мартта Екатеринбург шәһәрендә «Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XV төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Анда Екатеринбург шәһәреннән Веларик Садыйков Гран-прига ия булды.

Бәйге «Уен коралларында уйнау», «Вокал ансамбльләр», «Вокал-уен кораллары ансамбльләре», «Ялгыз җырлау» номинацияләрендә узды. Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XIV төбәкара конкурсында Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикалары вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot