news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле

Тукай премиясенә тугыз шәхес дәгъва итә. Алар арасында язучылар, рәссамнар һәм актриса бар.

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле.

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

Әлеге премиягә түбәндәгеләр дәгъва итә:

  1. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;
  2. “Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;
  3. «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;
  4. Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;
  5. Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;
  6. «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;
  7. Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;
  8. Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;
  9. Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100