news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече Бөгелмәдә Фәрит Газизуллинның уникаль күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә барлык теләүчеләрне 21 мартка кадәр сөендерәчәк.

Кече Бөгелмәдә  Фәрит Газизуллинның уникаль күргәзмәсе ачылды
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 15 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Кече Бөгелмә мәдәният йортында рәссам Фәрит Газизуллинның «Сәяхәт юллары» дип аталган уникаль картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Чара Ольга Солтанова башкаруында туган ил турындагы җыр белән башланып китте. Күргәзмәне мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина ачты. Кече Бөгелмә авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм кунакларга сынлы сәнгатькә якынаю һәм Татарстан Республикасының талантлы рәссамы иҗаты белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителде. Күргәзмәдә беренче булып Кече Бөгелмә урта мәктәбе укучылары булды.

Күргәзмә авторы — Фәрит Газизуллин үзенчәлекле шәхес буларак кына түгел,  талантлы эшләре белән дә күңелләрне яулый. Һөнәре буенча ул геолог, 1965 елда КДУның геология факультетын тәмамлаган. Егерме ел Якутия буйлап экспедицияләрдә йөри, Памир, Эльбрус тауларында була, Идел буе, Көнбатыш Себер, Казахстан киңлекләре буйлап уза. Рәссам буларак, 1995 елда дебют ясаган, шул вакыттан бирле биш йөздән артык картина язган.

Рәссам һәр эш турында аерым сөйләде, кечкенә генә экскурсия үткәрде.

Күргәзмә 21 мартка кадәр эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100