Ульяновскида татар телендә спектакльләр карарга мөмкин

Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге үзешчән һәм халык театр коллективларының V ачык өлкә фестивале дәвам итә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 26 гыйнвардан 28 мартка кадәр Ульяновск өлкәсендә Барый Тарханов исемендәге үзешчән һәм халык театр коллективларының V ачык өлкә фестивале уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльләрне Татар мәдәният үзәгендә карарга мөмкин. 14 март көнне драматург Данил Салиховның «Бүләккә хатын» спектакле күрсәтелде.

15 мартта тамашачылар игътибарына Буа районы мәдәният йортының «Яктылык» татар халык театры драматург Аяз Гыйләҗевнең «Без 12 кыз идек» пьесасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителә. Спектакль балачактан дус булган һәм берничә елдан соң кабат очрашкан көчле хатын-кызлар язмышы турында сөйли.