news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аида Гарифуллинага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Мактаулы исем бирү турында боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

Аида Гарифуллинага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу турыда мәгълүмат Россиянең Хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерыкта мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә «Россиянең атказанган артисты» исеме бирү турында әйтелә. Исемлектә Татарстан артисты Аида Гарифуллина да бар.

Аида Гарифуллина 1987 елда Казанда туган. 2013 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Вена дәүләт операсы солисты.

Ул 2013 елда Operalia конкурсында җиңде. 2017 елда музыкаль «Оскар» бүләген алды, 2018 елның җәендә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында Робби Уильямс белән бергә Angels җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot