Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры оркестры «Башмагым» музыкаль комедиясенең 80 еллыгына концерт әзерли
Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган өзекләре башкарылачак.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Тинчурин театры оркестры «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» циклыннан чираттагы концерты Җәүдәт Фәйзи белән Таҗи Гыйззәтнең легендар «Башмагым» музыкаль комедиясенең 80 еллыгына багышлана. Концерт 1 мартта булачак.
«Юбилей уңаеннан Тинчурин театры артистлары, оркестры һәм Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе махсус концерт программасын әзерли», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган өзекләре башкарылачак.
Концертта Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе солистлары, Тинчурин театры артистлары һәм оркестры катнаша.
«100 процент тере тавыш, талантлы яшь башкаручылар, тере оркестр яңгырашы һәм Җәүдәт Фәйзинең моңлы һәм дәртле көйләре тамашачыларның күңеленә хуш килер», дип сөйләде оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз