news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алачаклар

Кичә оештыру инициативасы белән шагыйрьнең авылдашы, радиожурналист Раил Садретдинов чыккан.

Татар китабы йортында күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алачаклар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 28 февральдә Казанда — Татар китабы йорты белән берлектә күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның иҗат кичәсе әзерләнә.

«15 февральдә Кадыйр Сибгатуллинның тууына — 80 ел. Бу көннәрдә шагыйрьнең туган ягында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә шагыйрьне искә алалар, хәтер барлыйлар. Без аның кичәсен Татар китабы йортында үткәрергә булдык», — ди кичә оештыру инициативасы белән чыккан радиожурналист Раил Садретдинов.

«Рәсми биографиясендә шагыйрьнең туган урыны дип Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы күрсәтелсә дә, 1969 елда Татарстан радиосына биргән беренче интервьюсында ул Кече Укмас авылында туганлыгын әйтә. Шагыйрьнең балачак, үсмерлек һәм яшьлек еллары да шушы авылда үтә. Кабере дә Кече Укмас зияратында», — ди үзе дә шул яклардан чыккан журналист шагыйрь турында.

Искә алу кичәсендә Тинчурин театры артистлары — Резидә Сәлахова, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, музыкантлар: Ильяс Камал, Айгөл Зәйнуллина, Ильяс Фәрхуллин һәм Рөстәм Егоров катнашыр дип көтелә. Шулай ук кичәгә шагыйрьнең якташлары, аны якыннан белгән шагыйрьләр-язучылар да чакырулы.

Башлана: 19:00 сәгатьтә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100