news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Халыкара туган тел көненә багышлап #тугантелкөне флешмобын башлый

Флешмобта теләгән һәркем #тугантелкөне #татарстанязучылары #деньродногоязыка #писателитатарстана хештеглары белән кушыла ала.

Язучылар берлеге Халыкара туган тел көненә багышлап #тугантелкөне флешмобын башлый
Рамиль Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге 19 февраль 14:00 сәгатьтә Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган «И Туган тел!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була.

«Халыкара туган тел көне — язучыларыбыз өчен мөһим чара. Әлеге кичәдә төрле телләрдә әлеге милләт вәкилләре туган телләренә багышланган шигырьләрен укыячак. 21 февраль — Халыкара туган тел көнендә Язучылар берлегенең Фейсбук, Вконтакте, Инстаграм битләрендә флешмоб үткәреләчәк», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Аның әйтүенчә, «И туган тел» флешмобында Татарстанда яшәүче шагыйрьләрдән тыш, Россия төбәкләрендәге төрле милләт вәкилләре шигырьләрен укыячак. Язмалар көн дәвамында социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. «Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала, #тугантелкөне #татарстанязучылары #деньродногоязыка #писателитатарстана хештеглары белән кушылырга мөмкин», — диде ул.

«Язучылар берлегендә төрле милләт вәкилләре әгъза булып тора. Татарлардан тыш, рус, чуваш, төрек милләтеннән язучылар бар. Каләм әһелләре туган тел, аның сафлыгы, матурлыгы сагында. Кичәдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, танылган язучылар, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнашуы көтелә», — дип сөйләде Рәмис Аймәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100