news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лауреатларга Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшырылды

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бөек җырчыбызның туган көне уңаеннан Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы бара.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасында сәхнәгә иң элек Флер Шакиров чакырылды. Беренче премия халыкчан җыр номинациясе лауреатына тапшырылды.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында бөек җырчыбызның туган көне уңаеннан Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы бара. Премияләрне ТР Вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.

«Ир-ат вокалы» һәм «Хатын-кыз вокалы» номинацияләре буенча республика премияләрен Филүс Каһиров һәм Резеда Галимова алды. 

Илһам Шакировның туганы Флер Шакиров җырчы репертуарыннан Хәсән Туфан шигыренә язылган «Ромашкалар» җырын башкарды.

Резеда Галимова Разил Вәлиев белән Резеда Әхиярова язган «Сөембикә» җырын һәм Гөлшат Зәйнашеваның «Туган як җыры»н башкарды. Өченче җыры Әлфия Авзалова репертуарыннан «Синең өчен» җыры иде.

Сәхнәгә Филүс Каһиров чыгуын зал алкышлап каршы алды. Ул чыгышын Илһам Шакиров репертуарындагы «Сандугач» җыры белән башлады. Филүснең һәр чыгышын зал озак алкышлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100