Чулпан Җәлил: «Моабит дәфтәрләре»н авырлык белән укыйм

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар атналыгы башланды.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген татар җәмәгатьчелеге герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Җәлил әсәрләре буенча «Муса фест» иҗади спектакльләр марафонын башлады.

«Әтием нибары 38 яшь кенә яшәп калган. Аның батырлыгын инде ничәнче дистә ел искә алабыз. Казанда сезнең белән бергә була алуыма бик шатмын. Әтиемнең туган көнен яратып, көтеп алам. Аның истәлегенә китаплар чыга, фильм да төшерелә.

Чыннан да, Муса Җәлил исеме барыбыз өчен дә кадерле. Барысын да берьюлы эшләргә өлгерә иде, дип искә ала иде әни. «Моабит дәфтәрләре»н авырлык белән укыйм, чөнки алар коточкыч шартларда язылган», — диде Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Муса Җәлилне батырлыклар күрсәткән шәхес булганын искәртте. «Ул әле дә тере кеше сыман. Аның шигырьләреннән без татар халкы, туган ягын кадерләвен, Ватанына кайтасы килгәнен күрәбез. Монда булган һәр кеше Муса Җәлилнең якты истәлеген саклау буенча яшьләрне тәрбияләүгә өлешен кертсә иде. Илебез тынычлыгы өчен рәхмәт әйтеп баш иябез», — диде ул.

Марафон Татарстан халкын татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты белән вокал, хореография, әдәбият, инсталляция кебек заманча сәнгатьнең төрле формалары аша таныштырудан гыйбарәт. Ул быел сентябрьдә тәмамланачак.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтүенчә, бүген бөтен Җир шарында яшәүче халык Муса Җәлил белән бергә аның көрәштәш дусларын да искә ала. «Салкынмы, җылымы һәр елны аның һәйкәле янына чәчәкләр салабыз. Хәзерге заманада балалар бакчасыннан алып, мәктәп укучысына кадәр аны искә алмаган кеше юк. Аның батырлыгы белән без еллар буена яшибез», — дип сөйләде ул.

Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, күңелдә дә, урамда да бәйрәм мохите бар. «Үземне Муса Җәлил гаиләсе янында кебек хис итәм. Иҗатының ялкыны күңелләрдә әле дә яши. Без — аның дәвамчылары, һәм ул яшьләргә үрнәк булып тора. Без үзебезне тел, шигърият сакчылары итеп хис итәбез», — диде ул.

Музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча генераль директор урынбасары Лилия Саттарова «Моабит дәфтәрләре»н Милли музейга 1966 елда тапшырылганын әйтте. «Алар шигъри юллар, сәхифәләр белән тулган. Муса Җәлил үзе теккән кечкенә генә блокнотлар 1948 елда Германиядән Советлар Союзына кайта. Аларның безнең музейга кайтуы каһарманлык факты дип әйтә алабыз», — диде ул.

Чара Милли музейда дәвам итте. Муса Җәлилнең экспонатлары музейга беренче тапкыр 1966 елда эләгә. Герой-шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» күргәзмәгә куелды. Шулай ук, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары, әдәбият кафедрасы мөгаллимнәре, КФУ ректоры Илшат Гафуров та Муса Җәлилнең бюстына чәчәкләр салды.