news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының «Өч аршын җир» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителә

Бүген Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүнең соңгы көне.

Тинчурин театрының «Өч аршын җир» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителә
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры үзенең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклен режиссер Илгиз Зәйниев чыгарды. Композитор – Эльмир Низамов. Спектакльнең премьерасы 2019 елның 29 ноябрендә булды.

Театр Тукай премиясенә спектакльдә төп геройларны уйнаган актерларын тәкъдим иткән. Болар – ике составта өлкән Мирвәли белән Шәмсегаянны уйнаган артистлар.

Мирвәли ролендә – Ренат Шәмсетдинов белән Ирек Хафизовлар иде. Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиева белән Гөлчәчәк Хафизова.

Бүген Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүнең соңгы көне. Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген комиссия формалаштыра һәм фикер алышу өчен халыкка тәкъдим ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100