Морзалар төбәге юбилее

Морзалар төбәге юбилее

(Уфа, 15 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Благовар районы бу көннәрдә үзенең 70 еллык юбилеен билгели. Әлеге уңайдан төбәктә бихисап күңелле һәм тантаналы чаралар үтә башлады. Бүген шундый кичә район үзәге булган Языково авылында, төрле буын вәкилләренең очрашулары рәвешендә үтә. Алдагы көннәрдә дә районга кайткан кунаклар катнашында төрле кичәләр һәм «Благовар асылташлары» дип исемләнгән җыр-моң бәйрәме оештырылачак.

Благовар районында төрле милләт вәкилләре, хәтта алманнар да яши. Шулай да биредә халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Гомумән, Благовар районы татар халкына шактый гына күренекле шәхесләрне биргән. Милли зыялыларыбызның да иң асыллары туып үскән монда. Благоварны юкка гына «морзалар төбәге» дип әйтмиләрдер. Еникеевлар, Кинзикеевлар, Чанышевлар һәм башка затлы токымнар килеп төпләнгән бу якларга. Аларны икенче төрле итеп «төмән татарлары» дип тә йөртәләр безнең тарафларда. Бу төшенчәне Благовар районында туып үскән күренекле язучыбыз Әмирхан ага Еники дә үз әсәрләрендә кулланган иде. Әйе, бер Әмирхан Еники белән генә дә Благовар районы бар татар дөньясына данлы була алыр иде. Ә аңардан тыш милләтебезгә күпме гүзәл шәхесләрне биргән әле бу төбәк! Исемнәре бар дөньяга мәгълүм академиклардан Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты директоры Альберт Галиев белән Роберт Нигъмәтуллинны әйтү генә дә җитә. Талантлы композиторыбыз Рим Хәсәнов та Языково авылында туып үскән, шушында иҗатка тәүге адымнарын ясаган. Кыскасы, Благовар районы үзенең атаклы шәхесләре белән лаеклы горурлана ала. Аларның байтагы мөмкинлек табып, бу көннәрдә үзләренең туган төбәге тантаналарында катнашу өчен кайта.