Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә Татар дәүләт театры гастрольләргә җыена
Минзәлә Татар дәүләт театры гастрольләргә җыена
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры коллективына Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» һәм «Остазбикә» әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге тапшырылды. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә туры китереп эшләнгән әлеге гамәл икеләтә әһәмияткә ия.
21 февраль көнне әлеге коллектив язучы Гаяз Исхакый әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Сөннәтче бабай» һәм драматург Данил Салиховның «Хатын түгел – аждаһа» дип исемләнгән спектакльләре белән Яр Чаллы шәһәренә гастрольләргә чыгачак. Моңа кадәр театр Мөслим, Тукай һәм Актаныш районнарында йөреп кайткан иде. 25-27 февраль көннәрендә шушы ук спектакльләр белән Минзәлә театры Екатеринбургка да барырга җыена.
Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгы уңаеннан театр яңа премьера да әзерли. Д.Салиховның «Өзелгән йөзем» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән әлеге спектакльнең премьерасы 24 февральдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз