news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның туган көненә багышланган концерт була

«Музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни-белем бирү циклы узган ел башланып китте.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Милли музеенда беренче «Музыкаль пәнҗешәмбе» уза. Ул татар классик композиторы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Нәҗип Җиһановның 111 еллыгына багышлана.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Дәүләт кыллы квартеты һәм Казан консерваториясе студентлары башкаруында илебез һәм чит ил композиторларының инструменталь музыкасы яңгыраячак.

«Музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни-белем бирү циклы Милли музейда узган ел башланып китте. Ул Казан консерваториясе ярдәме белән үткәрелә. Казан музыка дөньясының танылган шәхесләре һәм коллективлары белән гадәти булмаган очрашуларны композитор Нәҗип Җиһанов музее, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы оештыра.

14.00 сәгатьтә Дәүләт кыллы квартеты Нәҗип Җиһанов һәм Мансур Мозаффаров әсәрләрен башкарачак. 16.00 сәгатьтән башлап виолончель музыкасы яңгыраячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100