news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов истәлегенә багышланган кичә бара

Күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына бүген 110 ел.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Нәҗип Җиһановның шәхесе зур әдәби әсәргә лаек, кайчан да булса ул әсәр язылыр дип саный Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. Бу хакта ул Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган кичәдә әйтте.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күренекле композиторның истәлегенә багышланган кичә башланып китте. Нәҗип Җиһановның иҗаты һәм тормыш юлы белән Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев таныштырды. 

Кичәнең рәсми өлешендә сәхнәгә Россия милли музыка музее директоры Михаил Брызгалов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин һәм бөек композиторның улы Иван Җиһанов күтәрелде.

Программада «Түләк һәм Су-Сылу», «Алтынчәч», «Җәлил», «Намус» операларыннан арияләр һәм композиторның башка музыкалары яңгырый. Кичәдә Казан консерваториясенең симфоник оркестры, студентлар хоры катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100