news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссёр Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды

Драма язучы һәм журналист Искәндәр Сираҗи повесте буенча куелган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды. Кичә премьера «Буа Раштуа» театр фестивале кысаларында тамашачыга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим ителде. 

«Тәүбә» — язучы һәм журналист Искәндәр Сираҗи прозасы буенча куелган драма әсәре. Әсәргә театр белгече Нияз Игъламов игътибар иткән. Ул аның тәкъдиме буенча Буа театрында үткән театр лабораториясе программасына кертелгән, эскиз эшләнгән.

Соңрак әсәргә яшь режиссер Айдар Җаббаров алынган. Ул бу эшкә материалны ошатканга күрә алынуын әйтте.

Спектакль Гыйсметдинның соңгы көннәре турында бара. Ул сугыш чорындагы гамәлләре өчен каргалган, унбиш ел урын өстендә ята. Гыйсметдин ролен театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзе башкара.

Гыйсметдинның улы Дамир ролендә — Булат Гәрәев. Спектакльдә театр артистлары Вилнур Шәйхетдинов, Айсылу Җаббарова, Камилә Шәрифҗанова, Әничә Сәгыева, Наилә Имангулова катнаша.

«Буа Раштуа» театр фестиваленә килгән тәнкыйтьчеләр спектакльнең зур потенциалын билгеләп уздылар. Әле аның тулысынча эшләп бетерелмәгәнен искәрттеләр. Тәнкыйтьчеләр «Тәүбә» драмасының татар дөньясын, татар тормышын ачып бирүе белән кыйммәтле булуын да ассызыкладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100