Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда тиздән яңа китапханә-музей эшли башлаячак
Галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлаячак Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.
Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак.
«Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, — ди алар. — Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез».
Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.
«Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнең бер өлешен — авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни», — дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз