news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Җәлил укулары була

Бәйге нигезләмәсе буенча, Муса Җәлилнең бер әсәрен рус яки татар телендә яттан сөйләргә кирәк булачак.

Түбән Камада Җәлил укулары була
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 февральдә 9:00 сәгатьтә Тукай китапханәсендә Җәлил укулары узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә

Конкурста 7 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша ала. Бәйге нигезләмәсе буенча, Муса Җәлилнең бер әсәрен рус яки татар телендә яттан сөйләргә кирәк булачак. Моннан тыш, үз шигыреңне дә тәкъдим итәргә була.

Теркәлү өчен түләү 100 сум тәшкил итә. Түләү турындагы квитанцияне гариза белән бергә Төзүчеләр проспекты, 11в адресына алып килергә яки Nk.MO@ tatar.ru. электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.

Белешү өчен телефон: 39-94-83.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100