Омскиның «Умырзая» ансамбле һәм театр вәкилләре татар авылларына сәяхәткә чыкты

Бай тарихлы авылларда концерт программасын яратып карадылар.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Омскиның «Умырзая» ансамбле һәм яңа оешкан театр вәкилләре өлкәнең иң ерак төньягында урнашкан Усть-Ишим, Тевриз районнарының татар авыларына яңа концерт программасы белән иҗади сәяхәткә чыкты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Беренче очрашу Әшивән авылыннан башланды. 793 еллык тарихлы, иң борынгы авыллардан саналган Әшевән авылы, Омск шәһәреннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан. Без килгәндә авыл клубы халык белән шыгрым тулы иде. «Умырзая» ансамбль һәм Омск татар театр һәвәскәр артистларын тамашачылар бик җылы каршы алды. Кипо-Кулары авылы да борынгы татар авылларыннан санала, аның 670 еллык тарихы бар. Концертны авыл халкы бик яратты, бер дә аерылышасылары килмәде аларның. Артистларыбыз белән бергә җырлап, биеп, уйнап- көлеп күңел ачтылар. Шулай ук Байбы һәм Ташетканы авылларында да концерт программасы тәкъдим ителгән.