news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тукучылык сәнгатенә багышланган халыкара симпозиум була

Симпозиум 16 - 17 декабрь көннәрендә үтә.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Республиканың сәнгать белгечләре «Күпмилләтле тукучылык сәнгате» дип аталган халыкара симпозиумга әзерләнә. Фәнни чара татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х.Вәлиевнең (1921–1984) 100 еллык юбилеена багышлана.

«Симпозиумда Россия халыклары һәм төрки дөньяның тукучылык сәнгатенең техникасы һәм технологиясе, аның тарихы һәм бүгенге халәтенә бәйле теоретик һәм гамәли мәсьәләләр каралачак», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Симпозиумга Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән сәнгать белгечләре, культурологлар, тарихчылар, этнографлар, рәссамнар чакырулы. Алар үз докладларында славян, төрки һәм фин-угор халыкларының тукучылык традицияләре үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Россиянең танылган туку осталары — Удмуртиядән А.Вахрушева, Н.Измайлова, Е.Сунцова, Башкортстаннан Г.Мостафина, Коми Республикасыннан Э.Дмитрошина, Чувашиядән С. Гайнетдинова һәм Казаннан Е.Смирнова катнашучылар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк.

Симпозиумны оештыручылар — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТРның мәдәни ресурслар үзәге. Кураторы — сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Симпозиум 16 - 17 декабрь көннәрендә үтә. Үткәрелү урыны - Пушкин исемендәге мәдәният үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100