news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Нәбирә Гыйматдинованың «Ут күбәләге» әсәрен сәхнәләштерәчәк

Театрда Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асыл кош» һәм Ләйлә Сәлахетдинованың «Алым» спектакльләренең дә премьералары көтелә.

Тинчурин театры Нәбирә Гыйматдинованың «Ут күбәләге» әсәрен сәхнәләштерәчәк
Рамил Гали

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Ут күбәләге» әсәре киләсе елның 23 февралендә сәхнәләштереләчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Нәбирә Гыйматдинованың „Ут күбәләге“ әсәренә нигезләнеп, „Ут күбәләге кебек“ дип аталган инсценировканы Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина эшләгән иде. Ул аны исән вакытында үзе куярга теләде. Хәзер спектакльне Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов куячак. Спектакль урманчы хатын турында, әсәрдә сугыш вакытында авылда яшәгән кеше язмышлары күрсәтелә», — диде ул.

Моннан тыш, театрда башка премьералар да булачак. «Рүзәл Мөхәммәтшинның „Асыл кош“ әсәрен Диана Сәфәрова сәхнәләштерә. 17 мартта чыгарырбыз дип уйлыйм. Ул бөтен татар әкиятләреннән җыйналган әсәр. Зөлфия Рәүфова көй язды, Ильяс Камал эшкәртте», — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

«Алым» — татар телендә сирәк очрый торган моноспектакль жанрында иҗат ителгән. Авторы — Ләйлә Сәлахетдинова, баш рольдә — Рөстәм Гайзуллин. Режиссеры — Марсель Мәхмүтов, музыкасын Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакль прокурорлар турында. Аны апрельнең беренче көннәрендә куярга ниятлибез», — диде театр директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100