news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Иркәм ага Хәйретдиновның иҗат кичәсе узды

Татар язучылары берләшмәсе әгъзасына С.Урайский исемендәге премия биреләчәк.

Ульяновскида Иркәм ага Хәйретдиновның иҗат кичәсе узды
tatar-congress.org

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» милли китапханәсендә өлкәнең татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының актив хәбәрчесе Иркәм ага Хәйретдиновның 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Китапханәнең уку залына әдәбият сөючеләр, укытучылар һәм язучының күпсанлы дуслары җыелган.

Газетаның баш редакторы Исхак Хәлимов юбилярны котлап, изге теләкләрен әйткәннән соң, ул газетаның С. Урайский исемендәге премиясен бирү комиссиясе карары белән әлеге бүләкнең Иркәм абыйга бирелүе хакында ирештерде. Чәй өстәле артында барган кичәдә автор үз шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100