news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай муниципаль районы башлыгына «Йолдызлык» фестивале бүләге тапшырылды

Камил Гилманов «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә миллионлаган катнашучы хөрмәтенә диплом һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде.

Аксубай муниципаль районы башлыгына «Йолдызлык» фестивале бүләге тапшырылды
aksubayevo.ru

(Аксубай, 14 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә миллионлаган катнашучы хөрмәтенә диплом һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга керткән шәхси өлеше өчен аңа бүләкләрне «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды.

Рәсми булмаган очрашу район башлыгы Камил Гилмановның кабинетында узды. Дмитрий Александрович Камил Гилмановка «Йолдызлык» гамәлдә булган 19 ел дәвамында призлы урыннарны алган һәр бала сурәтләнгән яңа гына дөнья күргән «Нас миллион» китабын тапшырды.

Китапта Аксубай «йолдызчыклары» да сурәтләнгән, 19 ел фестиваль белән бергә атлаучы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эвелина Сруртдинова да алар арасында, ә бүген аның укучылары сәхнәдә йолдызчык булу өчен көрәшә.

Камил Гилманов яшь талантларга ачылырга ярдәм иткән өчен Дмитрий Тумановка рәхмәт әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100