Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада кытай рәссамының күргәзмәсе уза
Алабугада кытай рәссамының күргәзмәсе уза
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Алабуга, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга шәһәре күргәзмәләр залында кытай рәссамы Ван Хуа Фанның “Сокландыргыч Шәрык” дип исемләнгән күргәзмәсе уза. Күргәзмә Алабуга музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган.
“1000 еллыктан соң шәһәрне бик тә күрәсем килде. Алабугада күп үзгәрешләр булуы хакында ишеткәч тә, миндә зур кызыксыну хисе туды һәм кичекмәстән сезгә килергә булдым. Өстәвенә, сезгә күрсәтер әйберләрем дә бар”, - дип ассызыклады Ван Хуа Фан.
Рәссам күргәзмәдә үз эшләрен генә түгел, ә шәхси коллекциясен дә тәкъдим итте. Фил сөягенә уеп ясалган рәсем, кытай кулчатырлары, X йөзгә караган кимоно һәм форфор – болар тәкъдим ителгән экспонатларның кайберләре генә. Шунысы кызык, зал үзе дә күргәзмә өчен кытай традицияләре буенча бизәлгән, биредәге бар нәрсәдә инь һәм янь башлангычлары урын алган.
“Сокландыргыч Шәрык” күргәзмәсе 30 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз