news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театрында премьера: Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте сәхнәләштерелде

Спектакльне чакырылган режиссер Тимур Кулов куйган. Инсценировка да режиссерның үзенеке.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры «Кече ватан театры» федераль проекты кысаларында куелган чираттагы премьерасын чыгарды. Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте буенча куелган мелодрама премьерасы тамашачыга тәкъдим ителде.

Спектакльне чакырылган режиссер Тимур Кулов куйган. Инсценировка да режиссерның үзенеке. Рәссам - Валерий Яшкулов. Пластика буенча режиссер — Алина Мостаева. Әсәрне хикәяләүче рәссам ролендә — Рөстәм Зиннуров. Җәмилә ролендә — Динара Акматова.

Спектакль тәмамлангач сәхнәгә аның режиссеры, рәссамы белән бергә әлеге проектның башында торган, театрны озак еллар җитәкләгән Роберт Шәймарданов та чыкты. Театрның яңа директоры Илнур Гайниев катлаулы әсәргә алынып, аны башкарып чыга алган командага һәм Роберт Шәймардановка рәхмәтләрен җиткерде.

«Без әсәрнең авырлыгыннан курыкмыйча алындык. Бу кыргыз дусларга сәлам булсын! Бәлки, алдагы елларда бу әсәр белән кыргыз иленә дә барып чыгарбыз», — диде ул. Ул бу әсәр белән Чыңгыз Айтматовның СССРның Дәүләт премиясен алуын искәртте. Чыңгыз Айтматовның әнисенең Кукмара якларыннан булуын да искә төшереп үтте.

«Бу спектакль хәтер турында, тамырларыбыз турында. Без кем һәм кайдан килгәнбез — шул хакта уйланулар. Бу әсәр мәхәббәт һәм сугыш турында гына түгел, болар биредә беренчел түгел», - диде әсәрне сәхнәләштергән яшь режиссер Тимур Кулов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Спектакльне сәхнәгә чыгару өчен, Минзәләгә Мәскәүдән 80 капчык махсус кварц комы кайтартылган. Артистлар сәхнә идәненә җәелгән ком өстендә уйныйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100