news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры Финляндиягә юлга кузгала

Театр Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын күрсәтә һәм Финляндия татарлары соравы буенча халык җырлары һәм биюләреннән торган концерт бирә.

Әтнә театры Финляндиягә юлга кузгала
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бүген ерак сәфәргә кузгала. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Хельсинки шәһәрендә Әтнә театры Финляндиядә яшәүче татарларның чакыруын кабул итеп бара. Театр 16 ноябрь көнне Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын күрсәтә. 17 ноябрьдә Финляндия татарлары соравы буенча әзерләнгән халык җырлары һәм биюләреннән торган концерт бирә.

“Сәфәр кысаларында милләттәшләребез белән очрашу-аралашулар да күздә тотыла”, - дип хәбәр итә театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова. Очрашуларда аның шигырьләре дә укылачак.

  • «Гүзәлем Әсәл» драмасының режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot