Җәвит Шакиров сәхнәдә шигърияткә игътибар кимеде дип саный

Артист фикеренчә, бүгенге көндә сәхнәдә шигырь яңгырамау — тамашачы зәвыгының түбәнләшүе күрсәткече.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров сәхнәдә шигырьләр аз укылуын, шигърияткә игътибар кимүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган «Tatar сүзе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Җыр, шигърият, бию һәм театр сәнгате бар. Шигърияткә игътибар кимеде, шуңа кәеф төшә. Бүгенге көндә сәхнәдә шигырьнең яңгырамавы — тамашачы зәвыгының түбәнләшүен аңлата. Концертлар күбесенчә уен-көлкегә генә корылып кала. Кешене көлдерергә тырышабыз. Тәэсирләндерерлек итеп шигырь сөйләсәң, тамашачы җырга караганда, шигърияттән илһам алып, еларга да, көлергә дә мөмкин», — диде ул.

Аның сүзләренчә, «Tatar сүзе» бәйгесендә югалып, онытылып калган авторларны да искә алырга кирәк. «Катнашучылар аларның югалып калган әсәрләрен тапсын иде. Хәзер концертларда шигырь, гомумән, юк. Җыр алдыннан шул ук „дежур“ сүзләр әйтелә. Мәхәббәт хисләре турында өзелеп, яратып язылган шигырь юллары бар. Шуны сөйләп куйсаң да, урынлы булыр иде», — диде артист.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин мәсәл жанрын, гомумән, сәхнәдән юкка чыкты дип саный. «30 елдан артык сәхнәдән яңгыраганын ишеткәнем юк. Татар мәсәлләре, кызганыч, сәхнәдән югалып бара. Мәсәл уку — роман укуга тиң. Мәсәл жанрын яңадан чыгарасыбыз килә», — дип искәртте ул.

«Катнашучылар күп, монда теләк кенә кирәк. Филология, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да җәлеп ителсен иде. Иманым камил, эстрадада күренмәгән, авылдан килгән абый-апалар чыгыш ясар дип өметләнәм», — дип йомгаклады Җәвит Шакиров.