news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак

Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек Рәшит Әхмәтов белән хушлашты.

Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак
Рамил Гали

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовның «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак һәм газетаның иртәгә чыгасы номеры Рәшит Әхмәтов турында истәлекләрдән әзерләнәчәк. Бу хакта Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату мәрасимендә аның улы Руслан әйтте.

Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек Рәшит Әхмәтов белән хушлашты. Танылган журналистны озатырга язучылар, журналистлар, артистлар, галимнәр, «Звезда Поволжья» газетасының даими укучылары килгән иде.

Хушлашу мәрасимен ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды. «Рәшит Әхмәтов татар журналистикасының рыцаре иде, ул куркусыз журналистикадагы иң кыю, иң кызыклы газетаны чыгарды. Мин аның газеталар күтәреп Дәүләт Советы янында басып торганын күз алдына китерәм», — диде Илшат Әминов.

«Мин аны бик актив, хәтта кемнәрдер өчен җайсыз кеше итеп хәтерлим. Әмма ул үз дигәнен яклый белде. Еллар узды. Кешеләр үзгәрде. Ул үз иманына тугры булып калды, фикерләренә тугрылыклы булып калды», — диде хушлашырга килгән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм башкалар да мәрхүм белән хушлашу сүзләрен әйттеләр.

Руслан Әхмәтов килүчеләргә рәхмәт әйтеп, газетаны алга таба да чыгарачагын, бу әтисенең теләге булуын белдерде. Рәшит Әхмәтов Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100