news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеме татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлардан альбом чыгара

Композицияләр татар көен, рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Juna төркеме «Amanat» альбомын чыгара. Ул хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлардан торачак.

Альбомның исеме символик, чөнки «әманәт» сүзе «саклауга бирелгән» дигәнне аңлата.

Альбомның композициясенә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов һәм ХХ-XХI гасырның башка татар шагыйрьләре иҗаты кертелгән. Җырларда татар көен һәм рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк.

«Дуслар. Альбом чыга, аңа сез акча җыярга ярдәм иттегез. Үзебез дә ышана алмыйбыз», — дип шатлыклары белән уртаклашты төркем әгъзалары «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми биттә.

Альбом 23 октябрьдә музыкаль киңлекләрдә барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100