news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кинофестивалендә сүгенү сүзләре кергән фильм җиңүенең сәбәбен аңлаттылар

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә казах режиссеры Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы гран-прига ия булды.

Казан кинофестивалендә сүгенү сүзләре кергән фильм җиңүенең сәбәбен аңлаттылар
Рамил Гали

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы фильмнар өчен норматив булмаган лексика мәсьәләсендә төгәл чикләүләр юк, шуңа күрә гран-прины сүгенү сүзләре мул кулланылган Казахстан фильмы алган. Кинофестиваль дирекциясе инициативасы белән оештырылган матбугат конференциясендә сүз нигездә җиңүче фильм турында барды.

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә казах режиссеры Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы гран-прига ия булды. Әмма бу фильмның җиңү яулавы журналистларда һәм җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. Фильмда сүз туксанынчы еллар яшьләре турында сүз бара.

«Безнең кинофестивальдә катнашучы фильмнарда секс, көчләү, экстремизмга чакырулар тәгаен була алмый. Лексика мәсьәләсендә катгый критерийлар юк. Шунлыктан бу фильм башка өстенлекләре булган стильле картина буларак сайлап алдылар», — дип аңлатты фестивальнең башкарма директоры.

«Мин күргән чынбарлык шундый иде. Минем геройларым туксанынчы еллар яшьләре телендә сөйләшә. Ясалма булмаганга ул тәэсир итә. Мин үземне шулай гына аклый алам», — диде матбугат конференциясенә онлайн кушылган режиссер.

«Фильмда күтәрелгән тема бөтен дөньяда актуаль. Безне теманың актуальлеге, актерлар уены һәм оператор эше җәлеп итте. Без тәкъдим ителгәннәр арасыннан иң яхшысын сайладык», — диде жюри рәисе Элчин Мусаоглу.

«18 килогерц» фильмына иң югары приз бирелүе кинофорумны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрә», — диде жюри әгъзасы Валерия Байкиева.

«Әгәр фильм шушы кадәр эмоцияләр, дискуссия тудырган икән, димәк, режиссерны бу эше белән икеләтә котларга кирәк. Күренми калган фильмнар да була, ә бу шулкадәр бәхәс уятты», — дип нәтиҗә ясады Миләүшә Айтуганова.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5 — 10 сентябрь көннәрендә узды. Кинофорум дәвамында төрле мәйданчыкларда 113 фильм күрсәтелде. Фестивальдә 1000нән артык кинематографист катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100