news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалова Хәмдүнә Тимергалиева турында: Аның тавышы мине шунда ук әсир итте

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Татарстанның халык артисты белән беренче тапкыр очрашуы турында сөйләде.

Камалова Хәмдүнә Тимергалиева турында: Аның тавышы мине шунда ук әсир итте
Расих Фасхутдинов/архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Хәмдүнә Тимергалиева белән беренче тапкыр очрашуы һәм җырчы анда нинди хисләр уятуы турында сөйләде. Бу турыда ул Инстаграмда үз битендә язган.

«Минемчә, бу  радиозавод мәдәният йортының зур сәхнәсендә мин катнашкан беренче концерт иде. Ике җырчы бар иде, Хәмдүнә Тимергалиева программа йолдызы түгел иде дип уйлыйм. Тик хәтеремдә нәкъ ул калды. Ул җитдилеге белән мине бераз куркытты да, ә тавышы шаккаттырды. Менә шулай хәтеремдә калсын. Урыны җәннәттә булсын», — дип язган татар җырчысы.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева бүген 71 яшендә вафат булды. Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән музыкант Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән. Татарстанның халык артисты белән хушлашу иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була.

  • Зуля Камалова — Australian World Music Awards һәм ARIA премияләре лауреаты. Ул Австралиядә яши һәм world music жанрында иҗат итә. 
Visualizza questo post su Instagram

По-моему это был первый татарский концерт на большой сцене ДК радиозавода, на который меня взяли. Было два певца, и я предполагаю, Хәмдүнә Тимергалиева не была звездой программы. Но запомнилась мне именно она. Своей серьезностью она меня даже немножко напугала, а вот голос просто поразил. Вот такой я ее запомню. Пусть земля будет пухом. Бу беренче татар концерты иде бугай, миңа 11-12 булган дыр. Ике җырчы бар иде, һәм мин Хәмдүнә Тимергалиева программаның йолдызы түгел иде дип уйлыйм. Тик нәкъ менә ул генә хәтеремдә калды. Үз җитдилеге белән ул мине хәтта бераз куркытып та җибәрде, ә менә тавышы шаккатырды. Менә шулай хәтеремдә калсын. Урыны җәннәттә булсын.

Un post condiviso da Zulya Kamalova (@zulyakamalova) in data:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100