news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәмдүнә Тимергалиева үзенә Башкортстанның халык артисты исеме бирелгәнен белми калган

Татарстанның халык артисты бүген вафат булды.

Хәмдүнә Тимергалиева үзенә Башкортстанның халык артисты исеме бирелгәнен белми калган
Винарис Ильегет

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген иртән вафат булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Ильегет хәбәр итте.

«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет.

Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган.

Бу хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, иҗатташ дусты Илһам Шәриф раслады.

  • Бүген «Татар-информ» агентлыгы Хәмдүнә Тимергалиева вафат булуын хәбәр иткән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100