news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әсәре Берлек үткәргән әдәби конкурста җиңде

Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл темасына багышлап үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әсәре Берлек үткәргән әдәби конкурста җиңде
Татар-информ архивы

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Язучылар берлеге һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан иткән иде.

Әдәби конкурс өч номинация буенча үткәрелде. Җиңүчеләргә «Роман, повесть» номинациясендә I урынга — 150 мең, II урынга — 100 мең, III урынга 50 мең сум акчалата бүләкләр каралган. «Пьеса» номинациясендә премия — 100 мең, 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә билгеләнгән. «Хикәя» номинациясендә I урын — 50 мең, II урын — 30 мең, III урын — 20 мең сум.

Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша алуы билгеләп үтелгән иде.


Хикәя номинациясе:

I урын — «Гарасаттан соң», Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан, Борай районы, Искебикмәт авылы);

II урын — «Капка өйләдән соң ачыла», Рамил Ханнанов (Казан);

III урын — «Миңа бер нәрсә кирәкми», Фәнзәлия Бәдертдинова (Башкортстан, Борай районы, Борай авылы).


Драма номинациясе:

I урын — «Язмыш туе», Данил Салихов (Казан);

II урын — «Кайтаваз». Рәдиф Сәгъди (Казан);

III урын — «Алтын нигезле авыл», Радик Нурлыгаянов (Уфа).


Роман, повесть номинациясе:

II урын — «Һәркемгә бер кояш», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);

II урын — «Сагыну», Рифат Корбанов Җамалетдин улы (Казан);

III урын — «Җир турында җыр», Марат Кәбиров (Казан) һәм «Каштан күккә төбәлгән», Фирүзә Җамалетдинова (Казан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100