news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында мич коймагы пешереп, кунакларны сыйлады

Җырчы Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.

Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында мич коймагы пешереп, кунакларны сыйлады

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды. Ул Мулла Иле, Төньяк Норлат һәм Исак авыллары белән танышты. Ул «Татар авылы» этнографик комплексында авыл мичендә коймак та пешереп карады. Бу хакта Яшел Үзән районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк Норлат Мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмгә Салават Фәтхетдинов та кушылды. Авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, ул тамашачыларга үз репертуарындагы популяр композицияләрне бүләк итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан зур тизлектә үсеш кичерә, моны гади күз белән дә күрергә мөмкин. «Мин илебезнең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булам һәм һәрвакытта да безнең Татарстаннан да яхшырагы юк икәнлегенә инанам», — дип искәртте җырчы.

Салават Фәтхетдинов Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.

Этнографик комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов артист өчен экскурсия оештырды. Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп кунакларны сыйлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100