news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә Мәҗит Гафурига багышланган күргәзмә эшли

ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән әдипнең тууына 140 ел булды.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафурига багышланган «Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип» дип аталган виртуаль күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән, тормышчан әсәрләре белән халык күңелендә уелып калган Мәҗит Гафуриның тууына 2020 елның 1 августында 140 ел булды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан әзерләгән күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100