Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт театры гараж ишегалдында спектакльләр күрсәтә башлады
Татар драма театры яңа иҗади сезонны Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты» комедиясе белән урамда ачып җибәргән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт Татар дәүләт драма театры 76нчы сезонын гадәти булмаган форматта ачты. Тәүге спектакль театр гаражы алдындагы мәйданчыкта күрсәтелде.
Театр җитәкчелеге гараж ишегалдына өсте ябулы җыйнак кына сәхнә ясаган һәм спектакльләрне шунда күрсәтә башлаган. Әлегә афиша август аена төзелгән.
Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, тамашачылар саны чикләнгән. Спектакльне 50 тамашачы гына карый ала. Утыргычлар дистанция саклап куелган, кешеләргә маска һәм перчаткалар кию таләп ителгән.
Театр яңа сезонны Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» комедиясе белән ачып җибәргән. Спектакльдә вакыйгалар табигатьтә — урман эчендә бара. Шунлыктан тамашачылар бу әсәрнең ачык һавада табигый кабул ителүен билгеләп үткән.
Хәзерге вакытта театр бинасы ремонтта. Театрларга әле гастрольләргә йөрергә рөхсәт ителмәгәнлектән, ачык һавада спектакль кую — Әлмәт театры өчен тамашачы белән очрашу ысулы.
Әлеге гаражда театрның транспорты саклана, театр декорацияләре өчен складлар да бар. Башта тамашачы Әлмәт театры алдына җыела һәм хезмәткәрләр аларны автобуслар белән спектакль куела торган урынга илтеп куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз