news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтүләрнең яңа сезоны башлана

Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый.

Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтүләрнең яңа сезоны башлана
Рамил Гали

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада кабат кино күрсәтә башлыйлар. «Алтын тәлинкә» кинематография өлкәсендә I Төбәкара премия каталогыннан фильмнарны атна саен уңайлы һава шартлары булганда күрсәтәләр. Кино 20.30 сәгатьткә кадәр була. Керү ирекле. Бу турыда «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Беренче кино күрсәтү 15 июльдә узачак. Тамашачыларга Казан режиссерларының дүрт картинасын тәкъдим ителә. Бу — өч кыска метражлы һәм бер тулы метр. Сеанс режиссер Родион Сабиров һәм Ангелина Миграноваларның 3 минутлык WAY (12+) әсәре белән башланачак. Аннары казанлылар режиссер Aleshаның «Зачем я это делаю» документаль кыска метражын күрәчәк.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Рудольф Хәйретдиновның «Два часа до тишины» 17 минутлык драмасын (16+) күрсәтелә.

Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый (12+). Тасмада төп рольләрне Россиянең театр һәм кино актеры, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган артисты, «Квартет И» комик театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин һәм театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин башкара.

Кино күрсәтүләр Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100