Апаста мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллар районда эшләгән мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», «Апас-информ»). Апаста Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миләүшә Алиуллинаны һәм Резидә Мостафина лаеклы ялга китте. Аларны район җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре зурлап, хөрмәтләп озаттылар. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллар районда хезмәт иткән, үзләренең җырлары, спектакльләре, кызыклы чаралары белән район халкын шатландырган шәхесләребезне ихлас котлап Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.

«Уку йортын тәмамлап, япь-яшь кыз бала шушы районга эшкә килгәнем бүген дә хәтеремдә. Район җитәкчеләре, халык белән дус-тату эшләдек. Инде улым һәм кызым югары уку йортын тәмамлап, районда җитәкче булып хезмәт итәләр. Безне шулай зурлаган өчен олы рәхмәтемне ирештерәм. Эшләрегез гөрләп барсын, гаиләләрегез нык булсын, балаларыгызның шатлыклы хәбәрләре генә килеп торсын», — дип изге теләкләрен ирештерде Миләүшә апа Алиуллина.