news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида яшәп иҗат иткән шагыйрә Иделбикә вафат

Август аенда шагыйрәгә 90 яшь туласы иде.

Ульяновскида яшәп иҗат иткән шагыйрә Иделбикә вафат
https://sptatar.com/

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле шагыйрә Иделбикә вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Август аенда аңа 90 яшь туласы иде. Мәрхүмәнең урыны ожмахта булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез», — дип яза Язучылар берлеге.

Иделбикә — дистәгә якын китап авторы. 2001 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Иделбикәгә (Лена Садыйкова-Сабитова) тумышы белән Башкортстанның Мәчетле районыннан. Ул 1989 елда Ульяновскида татарча чыга башлаган «Өмет» газетасы белән аның беренче көннәреннән үк хезмәттәшлек итә.

Татарстанда чыккан матбугат чараларында даими басыла. Шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы — «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары Ульяновск шәһәрендә нәшер ителә. 2003 елда Казанда «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы басылып чыга.

Иделбикәнең русчага тәрҗемә шигырьләре дә байтак. Аларның күпчелеге Таулы Алтай шәһәрендә яшәүче кызы, рус телендә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан тәрҗемә ителә һәм аның «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100