news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында мордва мәдәниятенең республикакүләм фестивале онлайн узачак

21 июньдә «Ютуб» каналында республиканың мордва коллективларының фестиваль чыгышлары трансляцияләнә.

Тәтеш районында мордва мәдәниятенең республикакүләм фестивале онлайн узачак
Алсу Җиһаншина

(Тәтеш, 14 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районының Килдеш авылында берничә ел дәвамында «Валда шинясь» мордва мәдәниятенең республикакүләм фестивале уздырылды. Быел коронавирус таралуга юл куймау ­максатында «Валда шиняс» VII мордва мә­дәниятенең республикакүләм фестивале Тәтеш районында онлайн рәвештә узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Килдеш авылында фестиваль беренче тапкыр 2014 елда үткәрелде. «Валда шинясь» бәйрәме яки Җәйге кояш торгынлыгы көне мордва халкының гореф-гадәтләрен яңартуны, этник истәлекне саклауны һәм фольк­лор коллективларына, халык осталарына үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирүне күз уңында тота. 

Бәйрәмне ел саен «Тюштянь турында хикәя» дип исемләнгән кереш бүлек ачып җибәрә иде, «Тюштянь ярминкәсе» — халык осталары әйберләреннән сату-күргәзмә эшләде.

Теләге булган һәркем 15-21 июньгә кадәр үзенең социаль челтәрдәге битенә узган еллардагы фотоларны яки видеоязмаларны #Валдашинясь2020 #мәдәнитатарстан #татарстанмәдәнияте #татарстан #трмә­дә­ни­ятми­нистрлыгы #Тәтешрайоны мәҗбүри хештеглары белән урнаштырып, интернет-акциядә катнаша ала.

21 июньдә «Ютуб» каналында республиканың мордва коллективларының фестиваль чыгышларын трансляцияләү була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100