Мифтахетдин Акмулла китабы Төркиядә басылып чыкты

Мифтахетдин Акмулла китабы Төркиядә басылып чыкты

(Уфа, 14 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татар hәм башкорт халыкларының атаклы шагыйре, күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың китабы Төркиядә дөнья күрде. Анкара шәhәрендә төрек hәм башкорт телләрендә басылып чыккан шигъри жыентык «Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!» дип атала.

Әлеге жыентыкны Төркия башкаласында чыгару халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы белән Башкортстан Мәдәният hәм милли сәясәт министрлыгы, шулай ук Башкортстан Язучылар берлегенең уртак тырышлыгы белән мөмкин булды.

Басманың башкортча өлешен филология фәннәре кандидаты Әхәт Вилданов әзерләгән. Ә төрекчәгә филология фәннәре кандидаты Гайнислам Ибраhимов, тарих фәннәре кандидаты Әхәт Салихов, Рөстәм Исхаков hәм Санҗар Мулазомоглу тәрҗемә иткән.

Яңа басмага Мифтахетдин Акмулланың 63 шигыре кергән. Бу аның Төркиядә аерым чыккан беренче китабы. Элегрәк күренекле шагыйрьнең әсәрләре Анкарада дөнья күргән «Башкорт әдәбияты антологиясе”нә кергән иде.