Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фоторәссам һәм журналист Рөстәм Мөхәммәтҗанов үзенең “Хәтер эзләре” дип исемләнгән күргәзмәсенә чакыра
Фоторәссам һәм журналист Рөстәм Мөхәммәтҗанов үзенең “Хәтер эзләре” дип исемләнгән күргәзмәсенә чакыра
(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Дәүләт Сынлы музеенда фоторәссам, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗановның “Хәтер эзләре” дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Анда аның төрле еллардагы эшләре урын алачак.
Фотография белән мавыгу Рөстәм Мөхәммәтҗановта Казан дәүләт медицина институтында укыганда ук башлана. Узган гасырның алтмышынчы елларында исә фотолары матбугат битләрендә күренә башлый. Фотосәнгать һәм фотожурналистика өлкәсендәге эшчәнлеген ул Казан киностудиясендә эшләгәндә дә, Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтында операторлыкка укып йөргәндә дә ташламый.
Р.Мөхәммәтҗанов – “ТАСМА” заманча сәнгать фотография мәктәбенең чишмә башында торучыларның берсе дә. Ул Россиянең күп кенә төбәкләрендә оештырылган күргәзмәләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулый, шулай ук аның эшләре Франция, Испания, Алмания, Чехия кебек чит илләрдә дә тәкъдим ителә. Озак еллар республика матбугат басмалары белән хезмәтәшлек иткән Р.Мөхәмәтҗанов, туган төбәгендә фотожурналист буларак та танылу яулый.
Соңгы елларда аның “Чор портреты” төбәк фестиваль-бәйгесендә, Internet International Art/Photo Contest, World Press Photo кебек күп кенә Россия һәм чит ил бәйгеләрендә беренче урыннарны алуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Р.Мөхәммәтҗановның таланты киңкырлы. Хәзерге вакытта ул фотография белән бергә, репортажлар, реклама, китаплар бизәү белән дә шөгыльләнә. Фоторәссам өчен милли тематика – татар авыллары, халык сәнгате, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр – иң кызыклылардан санала. Шуңа да, аның иҗатында тормышка лирик, романтик караш белән бергә, аны кабул итүдә фәлсәфилек тә чагыла.
Иртәгә ачылачак “Хәтер эзләре” күргәзмәсе сәнгать сөючеләргә узган гасырның алтмышынчы елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәрге вакыт аралыгын фоторәсемнәрдә күрә алачак. Ул гына да түгел, әлеге чара бирегә килүчеләргә фоторәссам Рөстәм Мөхәммәтҗановның кырык елдан артык эшчәнлеге белән якыннан танышырга, аны аңларга ярдәм итәчәк.
Кичен исә Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда “Музыка һәм Сабантуй бизәкләре” дигән бәйрәм узачак. Анда Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, танылган җырчылар чыгышлары көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз