Башкортстан матбугаты вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели

Башкортстан матбугаты вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели

(Уфа, 14 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген - Башкортстан Республикасы матбугаты көне. Шушы уңайдан Уфада, республика газета-журналлары урнашкан Матбугат йорты бинасы алдында зур бәйрәм чаралары үтә. Анда барлык рәсми матбугат басмалары һәм кайбер шәхси нәшрият йортлары журналистлары һәм хезмәткәрләре үзләренең газета-журналларын, башка басма әйберләрен күрсәтә.

Бәйрәм киң колачлы оештырылган. Һәр редакция иҗат көчләре аерым-аерым күргәзмә әсбапларын әзерләп, махсус стендларга урнаштырган. Шунда ук укучылар үзләре теләгән басмаларга икенче яртыеллыкка языла да ала. Укучылар арасында төрле бәйгеләр дә оештырыла, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Биредә абунәчеләр үзләре яратып укыган газета-журналлар хакында тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә дә ия. Журналистлар белән күзгә-күз карашып танышу һәм аралашу форсаты да көн дә тиеп тормый. Монысы да бик шатландыра бәйрәмгә килүче абунәчеләрне.

Башкортстан татар басмалары әзерләгән күргәзмә почмаклар янында халык аеруча күп. “Өмет”, “Кызыл таң”, “Атна” газеталары, “Тулпар” журналы биредә үзләренең басмаларын гына түгел, ә өстәмә эшчәнлек продукциясен дә – реклама әсбапларын, төрле буклетларны, каталогларны, күренекле сәнгать осталарының календарьларын да тәкъдим итә.

Башкортстандагы татар басмалары арасында соңгы елларда танылган журналист Рәдис Ногманов җитәкчелек иткән “Өмет” татар газетасы бик укымлы басмага әйләнде. Россиядә татар телендә чыгучы басмалар арасында да иң яхшысы дип табылды һәм аңа Казанда «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының махсус бүләге һәм дипломы тапшырылды. Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә әзерләнгән ул бүләкләргә «Өмет» газетасы «Яшьләр карашы – яшьләр проблемаларын киң һәм нәтиҗәле яктырткан өчен» номинациясендә җиңгән өчен лаек булды.

Әйе, «Өмет» соңгы елларда Башкортстандагы рәсми матбугат басмалары арасында иң абруйлысына әверелде. Баш мөхәррир Р. Ногманов «Өмет»тә күп яңалыклар кертте. Басмадагы «Сезнең өчен» һәм «Саулык – сихәт» дип аталган кушымталар, шулай ук күп санлы кызыклы рубрикалар укучыларның сөюен яулады. Соңгы өч елда татар яшьләр гәзитенең тиражы тотрыклы рәвештә 45 мең данә тәшкил итә.