Познер белән Ургант Казан турында документаль фильм төшерәчәк

Кино сигез шәһәргә багышланачак — телевидение алып баручылары Казаннан тыш, теплоходта Волгоград, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Городец, Кострома һәм Рыбинскка юл тотачак.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Телевидение алып баручысы һәм радио алып баручысы, язучы Владимир Познер һәм Иван Ургант Идел буендагы шәһәрләр, шул исәптән Казан буйлап сәяхәткә юл тотачак. Сәфәрнең нәтиҗәсе итеп документаль фильм төшереләчәк, дип хәбәр итте Познер үзенең Инстаграмдагы битендә.

Кино сигез шәһәргә багышланачак — телевидение алып баручылары Казаннан тыш, теплоходта Волгоград, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Городец, Кострома һәм Рыбинскка юл тотачак. Алар бу торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашачак, алардан интервью алачак.

Владимир Познер язылучыларга фильмны төшерүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Әгәр сезнең бу шәһәрләрдә яшәүче танышларыгыз игътибарга лаек икән, алар турында бер-ике бит язып җибәрегез. Фильмның булачак геройларын табарга ярдәм итегез. Үз хатларыгызны pozneronline2021@gmail.com адресына җибәрегез», — диде ул.

Соңгы 14 елда кино төшерү командасы 11 ил турында фильмнар төшерде, әмма алар арасында Россия юк. Илебез шәһәрләре турында фильм төшерү идеясен Иван Ургант тәкъдим итте.

«Күптән түгел безнең төркем алга таба нәрсә төшерәчәгебез турында уйланды. Кемдер Төркия, кемдер Һиндстан, диде. Ә Иван Ургант безгә Идел буйлап төрле шәһәрләрдә булып, анда кешеләр белән очрашырга, алардан интервью алырга тәкъдим итте, — дип сөйләде Познер.

Фильмның уңышлы булуы күп дәрәҗәдә сездән тора. Мин сезгә өметләнәм», — дип мөрәҗәгать итте россиялеләргә телевидение алып баручысы.