news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры реконструкциягә ябылганнан соң спектакльләр «Сәйдәш» үзәгендә булачак

Гримеркаларны киңәйтү каралган, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу планлаштырыла.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казанда Камал театры реконструкциягә ябылганнан соң барлык спектакльләр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак. Шул ук вакытта, барлык ремонт эшләрен башкарганнан соң, мәдәни учреждение территориясендә Кабан күленә чыга торган кафе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә Камал театрына репетицияләр өчен мәйданчык кирәк.

Моннан тыш, хәзер декорацияләрне аерым әзерлиләр һәм театрга Татарстан урамы ягыннан китерәләр. Алар машиналар йөрүгә һәм җәяүлеләр узуга комачаулый. Ремонттан соң җитештерү цехында декорацияләрне монтажлау һәм аларны йөк лифтында сәхнәнең махсус кесәсенә күтәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук артистлар өчен гримеркаларны киңәйтү каралган, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу планлаштырыла. Аның кухнясы артистлар өчен дә, театрга килүчеләр өчен дә эшләячәк.

Театрны реконструкцияләү вакыты һәм этаплары әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100