news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучыларга стипендияләр тапшырылды

Стипендияләрне тапшыру тантанасы фестивальнең беренче суперфиналы алдыннан үтте.

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучыларга стипендияләр тапшырылды
Фестивальнең матбугат үзәге

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучыларга 40 стипендия тапшырылды. Стипендиянең гомуми фонды — 2 млн 150 мең сум.

ТР Министрлар Кабинетында стипендияләрне тантаналы тапшыру тантанасында республиканың Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» рәисе Әкъзәм Гобәйдуллин катнашты.

Ләйлә Фазлыева фестиваль хәрәкәтен позитив чара һәм дөнья күләмендә әһәмиятле вакыйга дип атады. Татьяна Ларионова «Созвездие-Йолдызлык»ның ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе канаты астында үткән бердәнбер проект булуын ассызыклады.

«Без беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында, репрессия чорларында ХХ гасырның иң лаеклы кешеләрен югалттык. Безнең бурыч аларга лаеклы яңа буын тәрбияләү, безнең бабаларыбыз шуның өчен гомерләрен биргән», — диде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең баш продюсеры Дмитрий Туманов.

Стипендияләрне тапшыру тантанасы фестивальнең беренче суперфиналы алдыннан үтте. Ул 17 апрельдә «Уникс»та үтәчәк. Короновирус куркынычы белән бәйле рәвештә ул тамашачыларсыз үткәреләчәк. Гала-концерт «Уникс»та 22 апрельгә билгеләнгән.

Җиңүчеләр 6 майда «Пирамида» сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Шунда ук педагоголарга дәүләт бүләкләре һәм «Татнефть» компаниясе премияләре дә тапшырылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100