news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гафури исемендәге Башкорт драмтеатры гастрольләре башланып китте

Бүген гастрольләр программасында Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева уйнаган «Бәхет хакы» спектакле.

Казанда Гафури исемендәге Башкорт драмтеатры гастрольләре башланып китте
Михаил Захаров

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры гастрольләрен Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясе белән ачты.

Гастрольләр ачылуы турында тантаналы рәвештә Камал театры сәхнәсеннән игълан ителде. Ачылу тантанасында Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы — корылтай депутаты Раил Асадуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Гафури исемендәге башдрамтеатр директоры Иршат Фәйзуллин, Камал һәм Гафури театры артистлары катнашты.

Раил Асадуллин Башкортстан Респубикасы башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы- коралтай рәисе Константин Толкачев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. «Уфага Камал театры килсә бездә аншлаг, без шатланабыз. Татарстан белән Башкортстан кошның ике канаты диләр. Артистлар Казан белән Уфа арасында күпер салучылар», — диде ул татар телендә чыгыш ясап.

«Күп еллар аралашып яшәгән башкорт театры безгә кунакка килде. Алар килгәч безнең залларыбыз тулы була, Уфада да безнең театрларга яратып тамашачы килә. Киләчәктә дә шушы дуслыкны вакламыйча, югалтмыйча яшәсәк иде», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Гафури исемендәге башдрамтеатр директоры Иршат Фәйзуллин Камал театрына гастрольләр оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтләрен әйтте. «Татар тамашачы безнең спектакльләрне талантлы итеп карый», диде татар халкының яраткан артисты Нурия Ирсаева

Гафури театры артистларына Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе, мактау грамоталары тапшырылды.

Бүген гастрольләр программасында Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева уйнаган «Бәхет хакы» спектакле. Иртәгә генерал Шәйморатовка багышланган «Ат уйнатып алдан бара…» һәм «Яшь гаилә фатир эзли» спектакльләре. Гастрольләр 17 апрельдә «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән ябыла. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100