Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә балалар өчен тавыш яздыру студиясе ачылды
Проектны гамәлгә ашыру бәясе 500 мең сумлык булган.
(Чүпрәле, 14 март, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Балалар сәнгать мәктәбендә «Art-musik» проекты кысаларында заманча тавыш яздыру студиясе барлыкка килде. Хәзер биредә, махсус җиһазландырылган бүлмәдә үз тавышыңны сыйфатлы итеп яздырып, аны эшкәртү мөмкинлеге бар.
Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алина Ахметова әйтүенчә, әлеге студияне ачу аларның күптәнге хыяллары булган.
«Проектны гамәлгә ашыру бәясе 500 мең сумлык булган. 355 мең сумы хәйрия фонды тарафыннан бирелде. Һәм өстәмә финанслау ярдәмендә кергән 145 мең сум акчага тавыш көчәйткечләр, профессиональ студия наушниклары, мониторлар, микрофон, микшер пульты һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алдык», — ди ул.
Студия бүлмәсенең стеналары махсус тавышны чыгармый торган җайланма белән капланган. «Ритэк» җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче бәйгедә Алина Ахметова төзегән проект җиңү яулый, ә «Лукойл» аны финанслый.
«Конкурста җиңү яулагач, шатлыгыбызның чиге булмады. Грант акчасы кайтуга кирәкле җиһазлар алынды. Студия бүлмәсе дә бер-ике көн дигәндә барлыкка килде. Балалар сәнгать мәктәбенә чыннан да бик талантлы балалар йөри. Көчле вокалистлар бар. Тавыш яздыру студиясе әлеге сәләтләрен үстерүдә көчле этәргеч булачак», — ди сәнгать мәктәбе директоры.
Тавыш яздыру студиясенең яшьләр арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга, туган телнең кулланылышын арттыруга, талантларны ачыкларга ярдәм итәчәгенә дә ышаналар биредә.
Белешмә: Балалар сәнгать мәктәбендә төрле юнәлештәге өч түгәрәк эшли. Мәктәптә барлыгы 210 бала шөгыльләнә. Моннан тыш, 30 бала вокал, 18 бала гитара түгәрәгенә йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз